22 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Көз уртасында кайберәүләрне байлык көтә
Астролог Павел Глоба фаразлавынча, быел октябрьдә йолдызнамәнең өч билгесенә көтелмәгән зур акчалар киләчәк.
-
Иммунолог коронавирустан ревакцинация ясатыр өчен өч сәбәпне атады
Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлый.
-
Социаль ипотека программасы буенча фатир бәяләре кыйммәтләнә
Төзелеш материаллары бәясе үсү социаль ипотека программасын да читләтеп узмаган. Быел Казан шәһәрендә файдалануга тапшырылачак йортларда 1 квадрат метр бәясе 54 мең сум тәшкил итәчәк. Чаллыда – якынча 47 мең сум булачак. Фатирларның төгәл бәясе барлык төзелеш эшләре төгәлләнгәннән соң билгеләнәчәк.
-
Россиядә банкоматларда картага акча салуны контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкиннәр
Үзәк банк барлык түләүләргә, шул исәптән терминаллар аша кергәннәренә дә, антифрод кулланырга тәкъдим итте.
-
Татарстанда тәүлек эчендә 5 кешенең коронавирустан гомере өзелгән
Татарстанда коронавирустан тагын биш кешенең гомере өзелгән. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада үлүчеләр саны 721гә җитте.
-
Пермьдәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең саны арткан
Пермь университетындагы атышта зыян күргән кешеләрнең саны 43кә җиткән. Атышны оештырган егет хастаханәдә ята, аның бер аягын ампутацияләгәннәр.
-
Баулылар халык санын алуда интернет аша катнаша ала
2021 елда халык санын алуда беренче тапкыр интернет аша – “Дәүләт хезмәтләре порталы” ярдәмендә – катнашырга мөмкин булачак.
-
Файдалы киңәшләр
Ничек итеп дөрес тукланырга? Аз калорияле ризыкларны санап үтәбез
-
Кәбестә белән суганны суыткычка катырырга куярга буламы?
Кәбестәне дә, суганны да була.